Коррупциягә каршы хокукый агарту

“Коррупциягә каршы көрәш турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон җәмгыятьтә коррупцион тотышка тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар күрелүне коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләт органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы төп юнәлешләргә кертә.

Коррупциягә каршы көрәшү коррупциячел хокук бозган өчен эзәрлекләүгә юнәлдерелгән хокукый чараларны күрүдән генә түгел, ә гражданнарның хокукый аңлы булу дәрәҗәсен арттыру буенча превентив эштән дә, коррупциягә каршы тотыш, белем һәм тәрбия бирү стандартларын популярлаштырудан, гражданинда үз-үзен коррупциягә каршы тотышын формалаштырудан да гыйбарәт.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, хокук бозуларны кисәтү максатлары, барыннан элек, гражданнарны үзләренең хокукларын һәм үз мәнфәгатьләрен яклау өчен законнарны мөстәкыйль куллана белергә өйрәтү хисабына ирешелә.

2018-2020 елларга коррупциягә каршы көрәш буенча гамәлдәге Илкүләм планының төп бурычларының берсе хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы мөнәсәбәтле тәртибен формалаштыруга, җәмгыятьтә коррупциягә каршы стандартларны популярлаштыру һәм иҗтимагый хокукый үзаңны үстерү буенча агарту, белем бирү һәм башка төрле чараларның нәтиҗәлелеген арттырудан гыйбарәт.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасының Генераль прокуратурасы хокукый тәрбия бирүгә коррупциягә каршы көрәшнең төп элементы буларак әһәмиятле урын бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International