Еш бирелә торган сораулар

Сорау:

Кисүләрне башкарганнан соң урман кишәрлекләрен чистартырга кирәкме? Кисүләрдән соң калган калдыкларны нишләтергә?

Җавап:

Агач материалын әзерләүнең Россия Табигать ресурслары министрлыгының 16.07.2007 ел, № 184 боерыгы белән расланган кагыйдәләре шуны билгели: агач материалын әзерләү эшләрен башкарганда, эш урыннарын урманны яңадан торгызу эшләрен алып барырга комачаулый торган, кискәннән калган калдыклардан, файдаланылмау сәбәпле сатылырга тиешле агач материалыннан һәм чыбык-чабыктан чистарту (кисү урыннарын чистарту) тәэмин ителә.

Кисү урыннарын чистарту түбәндәге ысуллар белән башкарыла: соңыннан ягулык сыйфатында файдалану һәм эшкәртү өчен, кискәннән калган калдыкларны күчләргә яки өемнәргә җыю, кискәннән калган калдыкларны аларны ныгыту һәм өстерәп барганда туфракны нык тыгызланудан һәм зарарланудан саклау максатыннан, сөйрәгечләргә урнаштыру, соңыннан аларны янгын куркынычы булмаган чорда яндыру өчен, кискәннән калган калдыкларны күчләргә һәм өемнәргә җыю, чересен һәм кышкы чорда кыргый хайваннар ашасын өчен, кискәннән калган калдыкларны күчләргә һәм өемнәргә җыеп, шул урында калдыру, урмандагы үсемлекләрнең үсү шартларын яхшырту максатыннан, кискәннән калган калдыкларны ваклап тирә-якка чәчү, җыеп кую һәм, чересен өчен, кискән урында (яңа үсеп чыккан агачлар булмаган җирдә) калдыру.

Кисү урыннарын чистартуның әйтелгән ысуллары, зарурлык булганда, бергә-бергә дә кулланылырга мөмкин.

Кисүдән калган калдыкларны кисү урынында черергә калдырганда, кисеп аударылган агачларның кәүсә очларындагы ботаклары чабылган, зур ботаклар һәм агач башлары 2-3 метрдан озын булмаган кисәкләргә бүленгән һәм җиргә яхшылап яткырып куелган булырга тиеш.

Урман кисү урыннарын кисүдән калган калдыклардан чистарту урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәп башкарыла.

Зыянлы организмнар үрчегән урыннарда унитар кисүләр уздырганда, кисүдән калган калдыклар һичшиксез яндырылырга тиеш, чөнки алар йогышлы авырулар таралу чыганагы яки аларның сакланып калуы һәм икенчел зарарлы организмнар барлыкка килү тирәлегенә әверелергә мөмкин.

Россия Федерациясе Урман кодексы урманнардан файдалану өлкәсендә урман һәм агач эшкәртү инфраструктурасын булдыруга һәм модернизацияләүгә юнәлдерелгән өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Урман законнарына һәм урман мөнәсәбәтләрен җайга салучы норматив-хокукый актларга нигезләнеп, урманнардан файдалану өлкәсендә өстенлекле инвестиция проектын гамәлгә ашырган очракта, инвесторга түбәндәге ташламалар бирелә:

Проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле урман кишәрлекләрен аукционнар уздырмыйча гына арендага бирү;

Инвестиция проектының чыгымнары каплану чорына урман кишәрлекләренең аренда шартнамәләре буенча аренда түләве күләменә карата 0,5 коэффициентын куллану.

Россия Федерациясе субъектының мәнфәгатьле органына өстенлекле инвестиция проектын гамәлгә ашыруга гариза бирү өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук гариза бирүчегә карата төп таләпләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Урманнардан файдалану өлкәсендә өстенлекле инвестиция проектлары турында” 30.06.2007 ел, № 419 карары белән билгеләнә.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе территориясендә урманнардан файдалану өлкәсендә 98 өстенлекле инвестиция проекты эшләп килә, аларның егермесе – ел саен планлаштырылучы җитештерү күләме 862 мең тонна булган агач ягулык материалларын (ягулык гранулалары, брикет, пеллет, агач күмере) җитештерү буенча.

Иркутск өлкәсе территориясендә урманнардан файдалану өлкәсендә 6 өстенлекле инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Алар түбән сортлы һәм вак товарлыклы агач материалын шулай ук агач калдыкларын эшкәртүгә юнәлдерелгән. Әлеге җитештерүләрнең продукциясе пеллет, целлюлоза, кәгазь, катыргы, урман химиясе, фанера, технологик йомычка, OSB плитәләр, өйләр өчен детальләр, ябыштырып ясалган борыс, пиломатериаллар булачак. Әлеге предприятиеләр үзләренең технологик процессында файдаланылучы җылылык энергиясен эшләп чыгару өчен урман кисү һәм агач эшкәртү калдыкларын кулланалар.

Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования