Урман утырту көне 2017

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, Экология һәм иҗтимагый киңлекләре елы кысасында, 2017 елның 29 апрелендә традицион "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясе узачак. Әлеге чараны уздыру өчен өч кишәрлек билгеләнде:

Урманчылык

Квартал

Бүлемтек

Мәйданы (га)

Җыелу урыны

Иске Казан

171

10

3,0

ТР, Биектау районы, Мүлмә авылы,

Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе

Матюшино

46

3,4

2,0

ТР, Лаеш районы,

Комлы Ковал авылына таба борылыш

Биектау

93

3

15,0

ТР, Казан ш.,

Олы Дәрвишләр торак биләмәсенә борылыш

1.Иске Казан

2. Матюшино

3. Биектау

Җәмәгатьчелекне экология һәм табигый биотөрлелекне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү максатларында Министрлык "Урман утырту көне" акциясе кысаларында урман утыртмалары булдыру өчен өстәмә кишәрлекләр билгеләү өчен мәгълүмат җыю эшен уздыра. Шуңа бәйле рәвештә, татарстанлыларны әлеге эштә катнашырга һәм тәкъдимнәрне Natalya.Hayrutdinova@tatar.ru электрон адресына җибәрүне сорыйбыз.

Министрлык заявканы караячак һәм зарурлык булганда истәлекле урман культуралары утыртылачак төп кишәрлекләр реестрына кертәчәк. Заявкалар 2017 елның 24 апреленәк кадәр кабул ителәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования