Хезмәт шартнамәсен яки хезмәт контрактын төзегәндә тапшырыла торган документлар

1) граждан хезмәтенә керү һәм граждан хезмәте вазыйфасын биләү яки эшкә керү турында гариза;

2) үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган билгеләнгән формадагы анкета;

3) паспорт (күчермәсе);

4) хезмәт кенәгәсе, хезмәт эшчәнлеге (хезмәт итү) беренче тапкыр гамәлгә ашырылган очраклардан тыш;

5) мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (күчермәсе), хезмәт эшчәнлеге (хезмәт итү) беренче тапкыр гамәлгә ашырылган очраклардан тыш;

6) физик затның Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә куелуы турында таныклык (күчермәсе);

7) хәрби исәпкә алу документлары – хәрби бурычлылар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен (күчермәсе);

8) белем, квалификация яки махсус белем булу турында документ (күчермәсе);

9) керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр (Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына дәгъва кылучы затлар өчен);

10) Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә керүгә яисә аны узуга комачаулый торган авыруларның булуы (булмавы) турында медицина учреждениесе бәяләмәсе, 001-ДС/у номерлы исәп формасы (граждан хезмәтенә керүчеләр өчен);

11) мәҗбүри медицина иминияте полисы (күчермәсе);

12) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык:

  • килешү бланкы (ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына дәгъвалаучылар өчен),
  • килешү бланкы (ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары булмаган вазыйфаларны биләү өчен);

13) почмаксыз 25 x 30 мм төсле фотография (шәхси эш һәм хезмәт таныклыгын формалаштыру өчен) - 3 данә + электрон күчермәдә;

14) "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт граждан хезмәткәре, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә дәгъва белдерүче Россия гражданины тарафыннан һәркем куллана алырлык мәгълүмат, шулай ук аны тәңгәлләштерү мөмкинлеген бирә торган белешмәләр урнаштырылган сайтларның һәм (яки) сайт битләренең адреслары турында белешмәләр (форма);

15) язылышу/аерылышу турында таныклык күчермәсе;

16) баланың туу таныклыгы күчермәсе.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International