• 15.08.2017

    Чирмешән районы “Кояшлы” лагерында урман дәресе

    “Чирмешән урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре “Кояшлы” җәйге лагерында булдылар, биредә тәрбияләнүчеләр белән табигатьне яклау һәм урман хуҗалыгы турында, урманнарның кыйммәте һәм аларга куркыныч белән янаучы факторлар хакында әңгәмә үткәрелде. Чара яшь буында әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатларында узды. Урманчылык белгечләре балаларга урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хәтта вак кына саналган чүпнең дә планетаны пычратуы һәм кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы хакында сөйләделәр. Бу лагерьда тәрбияләнүчеләр спортчылар булып тора, алар экологиягә багышланган төрле чараларның күпчелегендә актив катнашып киләләр. Балалар чыгыш ясаучыларны зур кызыксыну белән тыңладылар, әңгәмәдә җанлы катнаштылар һәм чара азагында табигатьне сакларга һәм әйләнә-тирәлекнең экологик иминлек карап тоту һәм яхшырту буенча үзләреннән зур өлеш кертергә сүз бирделәр.
  • 15.08.2017

    Алмас Нәзиров мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсе пленар утырышында катнашты

    Мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсе Мөслимдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Пленар утырышның темасы: “Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы”. Чарада Президент Аппараты, Дәүләт Советы Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
  • 15.08.2017

    ТР Хөкүмәте йортында “2017 елда ТР урманнарында янгын куркынычы янаган чорның узуы хакында” темасына брифинг булды

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2017 елның 15 августында “2017 елда ТР урманнарында янгын куркынычы янаган чорның узуы хакында” темасына брифинг булды, анда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов һәм РФ ГТХнең ТР буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Т.В.Кәримуллин катнашты. Брифинг барышында спикерлар ММЧ вәкилләренә урманнарда янгыннар барлыкка килүне профилактикалау һәм кисәтү максатларында үткәрелә торган эшләр хакында сөйләде. Әмир Бәдертдинов билгеләп узганча, уртак эш нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында 7 ел рәттән урман янгыннарына юл куелмый. 2017 елның 15 августына карата Татарстанда 258 термонокта теркәлгән, аларның һәркайсы буенча урынга чыгып тикшерүләр үткәрелгән һәм кирәкле чаралар күрелгән. Бүгенге көндә учак ягуны, чүп яндыруны, корыган үләнгә һәм агач кисү калдыкларына, яфракларга һәм камышларга ут төртүне чикләү буенча, янгын чыгу куркынычы белән яный торган барлык эшләрне үткәрүгә каршы җитди контрольлек алып барыла. Ут төртүләрне чикләү һәм янгыннарны үз вакытында ачыклау максатларында торак пунктларның территорияләрен патрульләү өчен полиция, янгын сагы, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сагы һәм казакъ формированиеләре хезмәткәрләре исәбендәге затлардан 607 төркем булдырылган, аларда гомуми 2,3 мең кеше исәпләнә. Шушы төркемнәр тырышлыгы белән янгын куркынычы башланган чорда коры үләнгә ут кабуның 184 очрагы бетерелде. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу кисәтү ясауга яисә гражданнарга 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр; юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
  • 14.08.2017

    Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы алты төбәктә, шул исәптән Татарстанда урман селекция-орлыкчылык үзәге төзергә планлаштыра

    Архангельск өлкәсендә үткәрелгән Рослесхоз киңәшмәсе кысаларында урманнарны яңадан җитештерүгә бәйле актуаль мәсьәләләр каралды, шул исәптән ябык тамыр системасыннан файдаланып, урман биләмәләрен торгызу темасы да күтәрелде. Эш визиты белән чарага ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов килде. Урманчыларга яңартылган урман орлык үзәген күрсәттеләр, ул Устьинск урман сәнәгате комплексы территориясендә урнашкан. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы планнарында – алты төбәктә шундый үзәк төзү: Татарстан Республикасында, Алтай краенда, Архангельск, Воронеж, Кострома һәм Ленинград өлкәләрендә. “Ябык тамыр системасы белән чәчкеннәр утырту якын киләчәктә Россия төбәкләре өчен өстенлекле булачак”, – дип билгеләде Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик. Шундый урман селекция-орлыкчылык үзәкләре төзү урман хуҗалыгына инновацияле технологияләрне кертүгә өзлексез бәйләнгән. Бу үзәкләр орлыкларны эшкәртү, җитештерү, саклау, ябык тамыр системасы белән урман үсемлекләре чәчкеннәрен теплица шартларында сәнәгать масштабларында тизләтелгән рәвештә үстерү өчен югары технологияле җитештерү комплексларыннан гыйбарәт.

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Август 2017 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31    

Элемтәләр

Адрес:
420124, Казан шәһәре, Ямашев пр., 37а
Телефон:
+7 (843) 221-37-01 - Приемная, (+7 (843) 221-37-03, +7 (843) 221-37-20, +7 (843) 221-37-22 - Канцелярия)
Факс:
+7 (843) 221-37-37
E-Mail:
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования