ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель 2018 ел.
дүшәмбе

2018 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 14 апрелендәге 862-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә гореф-гадәткә әйләнгән "Урман утырту көне" табигать саклау акциясен уздыру планлаштырыла.

Акция традицион рәвештә Татарстан Республикасының барлык урманчылыкларында да узачак. Казан шәһәре янәшәсендә агач утырту өчен өч кишәрлек билгеләнде (Биектау муниципаль районы, Щербаково поселогы янәшәсендә һәм "Зәңгәр күлләр" тыюлыгы янәшәсендә, бер кишәрлек – Лаеш муниципаль районында, Вороновка поселогы янәшәсендә). Чараның башлану вакыты – 09.00 сәгатьтә. Шәһәр яны урманчылыгында чарада катнашучыларны җыю урыннары картада күрсәтелде.

Әлеге акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.

Әлеге чара быел, дәүләт башлыгы тарафыннан игълан ителгән Ихтыяри зат (волонтер) елында, аеруча актуаль, чөнки безнең һәркайсыбыз инициатива белдерә һәм үз агачын утырта ала. Сезне чарада көтеп калабыз!

Оештыруга кагылышлы барлык сораулар белән Сез 8 (843) 221-37-34 телефон номерына шалтырата яисә A.Samigullina@tatar.ru һәм Andrey.Atamanov@tatar.ru электрон почта адресларына гарызнамә җибәрә аласыз.


21
апрель 2018 ел.
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында булды, биредә ул вузның булачак абитуриентлары – Татарстанның мәктәп урманчылыкларында укучылар белән очрашты. Чарада шулай ук КДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева һәм профессор Харис Мусин катнашты.

Сәламләү сүзләрен җиткергәндә Равил Кузюров урманнарны саклауның һәм үрчетүнең әһәмиятле булуы турында ассызыклады, экологик планда гына түгел, ә урман өлкәсенең төбәк һәм ил икътисадына булган мөһим йогынтысын да билгеләде.

 "Хәзерге вакытта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында тормышларын урман өлкәсе белән бәйләргә карар кылган яшь белгечләргә булышлык күрсәтү программасы эшләнә. Без дәүләттән ярдәм булсын өчен нык тырышачакбыз, яшь белгечләр безгә эшләргә килергә тиеш", – дип билгеләде Равил Кузюров.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, КДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов белән берлектә, инша конкурсында җиңүчеләрне котлады. Ул Татарстанның мәктәп урманчылыкларындагы 10 сыйныф укучылары арасында уздырылды. Балалар "Минем туган төбәгем – урман бишеге" һәм "Минем кече ватаным урманнары" темасына үз фикерләрен иншалаган иде.  Конкурсның төп максаты – урман һөнәрләрен популярлаштыру. 

Конкурс комиссиясе 17 укучының эшен карады. Конкурс ике номинациядә – рус һәм татар телләрендә узды. Саба урманчылыгыннан һәм Лаеш урман хуҗалыгыннан укучылар җиңүче булды. Иң яхшы укучылар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан бүләкләр алды.

ТР УХМ матбугат хезмәте


20
апрель 2018 ел.
җомга

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында фәнни-техник советның чираттагы утырышында катнашты. Анда Иделне савыктыру буенча өстенлекле проект хакында сөйләштеләр. Совет утырышында шулай ук экология министр Александр Шадриков һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты.

Совет әгъзалары республика территориясендә Идел елгасын саклау һәм пычрануын туктату, шул исәптән, диффуз агынтыларны җайга салу өлешендәге мәсьәләләр хакында сөйләште. "7 мең гектарда яклаучы агачлар утырту таләп ителә, бу хәл яр буе линиясен ныгытырга булышачак, – дип билгеләде Равил Кузюров, – моның өчен бездә мөмкинлекләр бар".

ТР Урман планының гамәлдәге вакыты узуга һәм республикадагы урман секторы эшчәнлеген 10 елга алдан планлаштыру зарурлыгына бәйле рәвештә, 2018 елның 18 апрелендә Министрлык һәм "Рослесинфорг" ФДБУ белән ике арада дәүләт контракты төзелде. Бүген әлеге документ хакында фикер алыштылар, анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Рослесинфорг белгечләре, шулай ук башка ведомстволардан белгечләр катнашты. 

Урман планы Татарстан Республикасы территориясендә урманны планлаштыруга бәйле төп документ булып тора. Бүгенге киңәшмәнең максаты урман планының яңа составы һәм мәнфәгатьле барлык ведомстволар һәм оешмалар арасында аны эшләгәндә оператив багланышларда тору хакында сөйләшүдән гыйбарәт иде.

Зәй муниципаль районы территориясендә урман янгыннарын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча көчләрне һәм чараларны җәелдерү буенча ТР ГХМ  белән берлектә команда-штаб өйрәнүләре узды. Формированиеләрнең даими әзерлектә булуын тикшерүгә багышланган гамәли чаралар үткәрелде.

Бу вакытта "Зәй урман хуҗалыгы" ДБУ минераллаштырылган полосалар ясарга кереште. Әлеге полосалар, янгынга каршы барьер урнаштыру өчен, урман буйлап ясала.

Шулай ук Буа һәм Әлмәт урманчылыклары территориясендә дә урман янгыннарын локальләштерү һәм бетерү буенча уртак өйрәнүләр узды.   


19
апрель 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы чакыруы нигезендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә Йошкар-Оладан Идел буе дәүләт университеты хезмәткәрләре “урман хирургиясе” – үсентеләрне кисү һәм ялгау эше буенча мастер-класс уздырды.

Соңгы елларда Татарстанда урман культураларының генетикасы өстендә эшләүне торгызу өчен күп нәрсә эшләнә. Әлеге мастер-класс урман культуралары чоры башлануы кысаларында уздырылды.

“Агачларга прививка ясау эше бик катлаулы. Идел буе дәүләт университеты мөгаллимнәре гомер буе шушы юнәлештә эшләгән, шуңа күрә дә әлеге эшнең барлык нечкәлекләрен дә беләләр. Без аларны белемнәре белән уртаклашсын өчен махсус чакырып китердек”, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев.

500 данә күләмендәге ылыслы яхшыртылган үсентеләрне Арчада, Сабада һәм Кайбычта махсус плантацияләргә утырту планлаштырыла. Күп еллык эш тәҗрибәсе һәм фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, прививкаланган плантацияләр орлыктан үстерелгән утырту материалына караганда күпкә кыйммәтлерәк була.

Агачларга шушы рәвешле прививка ясау эше дөньяда инде күптән гамәлгә ашырыла, Татарстанда хәтта шул рәвешле булдырылган урман-орлык плантацияләре дә бар. Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы әлеге юнәлештә актив эшли.

“Хәзерге вакытта Урман-орлык үзәгенә яхшыртылган үзлекле орлыклар кирәк, бүгенге көндә гамәлдәге плантацияләр 25-40 кг орлык җыю мөмкинлеген бирә. Әмма без бу күләмне арттырырга әзер, шушы максатларда өстәмә плантацияләр булдырыла да инде”, – дип билгеләде Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов.

Татарстан Республикасының Саба районындагы Лесхоз бистәсендә урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә бүген шулай ук Рослесхоз вәкилләре дә булып китте, алар үзәк эше белән танышты. Ел саен биредә ябык тамыр системасы белән 12 миллион кәлшә үстерелә. Федераль ведомство вәкилләре Татарстан урманчылары эшен югары бәяләде.

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы вәкилләре Татарстанның Саба районындагы Лесхоз бистәсендә урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар. Сәфәр танышу холкында булды.

Федераль ведомство вәкилләре Татарстан урманчыларының эшен югары бәяләде. Урман селекция-орлыкчылык үзәге Россиядә иң яхшылардан санала. Ел саен биредә ябык тамыр системасы белән 12 миллион кәлшә җитештерелә.

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге инновацияле комплекс булып тора, ябык тамыр системасы белән утырту материалы һәм сыйфатлары яхшыртылган урман орлыклары җитештерү буенча заманча технологияләрне үз эченә ала. Әлеге комплекс Европадагы иң зур автоматлаштырылган урман селекция-орлыкчылык үзәге булып санала, ВСС АВ (Швеция) компаниясенең заманча җайланмалары белән тәэмин ителгән.

Бүген республика урманчылыкларында, асылда, Минзәләдә: Актаныш һәм Усинск кишәрлеге урманчылыкларында утырту материалын казуга керештеләр. Чәчкеннәр шушы көннәрдә урман культуралары мәйданнарына, вакытлыча саклау өчен кар өемнәренә һәм алга таба кар инде тулысынча эреп беткән көньяк тау битләренә утырту өчен озатылачак.  

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2018 елда республиканың урман питомникларында 27 миллионнан артык стандарт утырту материалы җитештерелгән. Нигездә болар – урман хасил итә торган токымнар, әйтик нарат, чыршы, тирәк, карагай, имән һәм каен.

Урман культураларына һәм яклаучы урман утыртмаларына нигез салу өчен бу – җитәрлек күләм. Язгы урман культуралары чорында 7 миллионнан артык стандарт утырту материалы утырту планлаштырыла. 


18
апрель 2018 ел.
чәршәмбе

Министрлыкка буйсына торган учреждениеләрдә урман фондында урман культуралары утырту буенча әзерлек эшләре алып барыла. Әйтик "Буа урман хуҗалыгы ДБУ питомнигында, "Буа урманчылыгы" ДКУ территориясендә хәзерге вакытта, тамырландыру максатында, Гибрид-38 тирәгенең сапларын утырту эше алып барыла. Мондый тирәк саплары киләсе елда яклаучы агачлар утыртыла торган кишәрлекләргә утыртылачак. Тирәкнең куәтле тамыр системасы эрозиягә каршы яр-балка утыртмалары булдыру өчен бик кулай.

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре ЛесЕГАИС, агач материалын өстәмә исәпкә алу, хокукый кырдагы технологияләргә багышланган тармак семинарында катнашты.

Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге федераль һәм региональ хакимият органнары, эчке эшләр һәм башка ведомство органнары вәкилләре системада эшләүнең төп принциплары турында, иң еш очрый торган, урманнан файдаланучылар, сатучылар һәм агач ташучылар тарафыннан җибәрелүче хаталар турында, 415-ФЗ һәм ЛесЕГИАС карата планлаштырылган яңалыклар һәм үзгәрешләр турында сөйләште.

Яңалыкларның берсе: Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы аңлатмалары нигезендә, 16.10.10 төренә караган барлык пиломатериаллар юнылган да, юнылмаган да, киселгән дә, киселмәгән дә, киптерелгән дә, табигый рәвештә дымлы да була ала. Шпал һәм тимер юл борысыннан кала, агач кисүдән алынган беренчел продукция ярымфабрикат булып тора, алга таба аннан кулланучылар өчен продукция эшләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования