Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Урман хезмәткәрләре көне” һөнәри бәйрәмендә катнашты

2017 елның 22 сентябре, җомга

2017 елның 21 сентябрендә “Казан” милли мәдәният үзәгендә тантаналы чара булып узды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре каршысында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаганда Р.Н. Миңнеханов болай диде: “Озак еллар дәвамында Урман хезмәткәрләре көне безнең өчен үзенә бер төрле икенче Сабантуй булып килде. Кызганычка, соңгы елларда минем эшемнең графигы бу чарада катнашырга мөмкинлек бирмәде, әмма ләкин үземне белә башлаганнан бирле бу бәйрәм минем гаиләм белән бәйләнгән. Мин дә урманчы баласы, бу вакыйга минем өчен бик әһәмиятле”, – дип билгеләде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, урманнар Татарстандагы төп байлыкларның берсе булып тора. Республикада урман җирләренең гомуми мәйданы 17,5% тәшкил итә.

“Республикага килгән кешеләр безнең төбәгебезнең гүзәл һәм табигатебезнең бай булуы турында әйтәләр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, урманчыларыбызның уңышлы эшләве аркасында Татарстанда бер генә урман янгынына да юл куелмады”, – дип өстәде ТР Президенты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Республиканың урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлар һәм күп еллык уңышлы хезмәт өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” исеме түбәндәгеләргә бирелде:

– Нуруллин Рамил Равил улына – Биләр урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы урынбасары;

– Рәхмәтуллин Илһам Гайдулла улына – Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы директоры;

– Тимергалиев Илфир Канәфи улына – Арча урман хуҗалыгының агач егучысы;

Республиканың урман тармагында транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлар һәм күп еллык уңышлы хезмәт өчен “Татарстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” дигән Мактаулы исем бирелде:

– Насыйбуллин Дамир Гали улына – Саба урман сәнәгать хуҗалыгы машина йөртүчесе;

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә күп еллык хезмәт һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеш өчен түбәндәгеләргә карата Татарстан Республикасы Президентының РӘХМӘТЕ белдерелде:

– Зарипов Илгиз Нәҗип улына – Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы инженеры;

– Маринин Станислав Викторовичка – Нурлат урман хуҗалыгының агач егучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International