Табигатькә битараф булмаган гражданнар Казансу елгасы янәшәсендәге территорияне чистартып, 5 мең данә агач утыртачак

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

“Урман атнасы-2017” табигать саклау акциясе активлашканнан активлаша бара. Исегезгә төшерәбез, республика акциясе 7 октябрьдә старт алды һәм “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында уза. Иртәгә, 2017 елның 13 октябрендә, Казан шәһәренең Вахитов районындагы Рус-Алман Швейцариясе территориясендә (Казансу елгасы янәшәсендә, Арча зираты янында) су саклау агачлары утыртылачак һәм территориядә каты-көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшләре үткәреләчәк, бу чарада министрлыкларда эшләүчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары катнаша. Чара барышында урманчылар агачларны урман хуҗалыгында чәчкеннәрне утыртканда кулланыла торган махсус кораллар (Колесов кылычы һәм Саба кылычы) ярдәмендә утырту буенча мастер-класс үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International