“Җир сулышы”

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 10 октябрендә Саба муниципаль районының Лесхоз поселогында “Җир сулышы” IV Балалар һәвәскәрлек берләшмәләре республика конкурсына йомгак ясалды.

Бу көнне чарада катнашучылар Лесхоз бистәсенең Мәдәният йортына җыелды, биредә аларны коймак, самовардан ясалган чәй, чәчәк балы һәм башка табигый продуктлар белән сыйладылар. Шулай ук биредә алар “Туган төбәкнең матурлыгы” темасына фотолар, яраксыз материаллардан ясалган күргәзмә, шулай ук Саба урман хуҗалыгында калдыксыз җитештерү принцибы белән җитештерлә торган товарлар белән дә таныша ала иде.

Алга таба йомгак ясау чарасының тантаналы өлеше дәвам итте, биредә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов; “Саба урманчылыгы” ДБУ җитәкче-урманчысы Вәсил Нурулла улы Гыйззәтуллин; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәният үсешенең республика үзәге директоры Фәнзилә Хәким кызы Завгарова; “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Абдрахман кызы Тарханова; ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Йосыпова Рәзилә Равил кызы; ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге әйдәп баручы белгече Гыйльмиҗанова Елена Геннадьевна катнашты.

Әлбәттә инде, сәламләү сүзләре белән Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп урманчылыгы әгъзалары чыгыш ясады. Кунаклар “Иң яхшы һәвәскәрлек берләшмәсе” конкурсындагы лауреатларның күркәм презентацияләре белән танышты, бу эшләр туган төбәкнең табигать байлыкларын яклау, саклау һәм арттыру буенча әһәмиятле һәм актуаль темаларны яктырта иде.

Яраксыз материаллардан төрле әйберләр эшләү буенча мастер-класслар балаларны һәм яшүсмерләрне генә түгел, тантанага килгән өлкән кунакларны да битараф калдырмады, зур кызыксыну уятты.

Тантаналы өлеш тәмамлангач, кунакларны Урман музеена, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә, Нургали Миңнехан улы Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына һәм сувенирлар цехына экскурсиягә чакырдылар. Дендрология бакчасы территориясендә балаларны җиңүчеләр өчен махсус әзерләнгән бүләкләр белән квест-программа көтә иде. Ләкин беркем дә буш кул белән китмәде: һәркем үзе белән иң яхшы бүләкне – Саба төбәгендә үстерелгән үсентене алып китә алды, яшь агач киләчәк буыннарны да әле бик күп еллар дәвамында сөендереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International