Татарстан урманчылары “Россия чаңгы юллары - 2018” россиякүләм акциясенә кушылды

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Юдино поселогында булып узган массакүләм чаңгы чабышларында катнашты. “Локомотив” стадионында “Россия чаңгы юллары - 2018” россиякүләр ярышларында төп старт бирелде. Ямьле кояшлы, чиста саф һавалы көн иде, бу хәл исә чаңгычыларга шәп кәефне өстәп кенә торды. Урманчылар ярыш дистанциясен Киров һәм Мәскәү районы халкы, республика һәм шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре белән берлектә узды.

Моннан тыш, яшь урманчылар, Лубян урман-техника көллиятендә укучылар “Яшьләрнең профсоюз чаңгы юллары - 2018” чарасында да катнашты, ул Яшел Үзән шәһәрендә узды. Шунысын билгеләп узарга кирәк, чираттагы мәртәбә урман көллияте чаңгычылары үзләренең потенциалын исбатлап күрсәтте. Аларның барысы да призлы урыннарны яулады һәм өйләренә медальләр, дипломнар һәм призлар белән таралышты.

Җиңүчеләр:

Кузнецова Алина (33сп - 1 урын;
Алексеев Данил (43сп) - 1 урын;
Маратканов Александр (11лх) - 2 урын;
Асанова Регина (12э) - 3 урын;
Козырев Станислав (23сп) - 3 урын;
Зиннәтуллина Ләйлә (21лх) - 3 урын.
Һәм гомумкоманда зачетында - 3 урын..
Афәрин!!! Шулай дәвам итәргә!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International