Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән эш киңәшмәсе уздырды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, министр дәүләт биремнәрен үтәгәндә эш башкару дисциплинасы үтәлешенә аеруча зур игътибар бирелергә тиешлеге турында әйтте. “Нәтиҗәле эш башкаруга ниятләвегезне сорыйм. Бездән иң беренче чиратта таләп ителгән әйбер – урман планын, дәүләт биремен үтәү. Урманчы имиджы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган дәрәҗәгә туры килергә тиеш”, – дип ассызыклады Равил Кузюров.

Утырыш барышында министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов доклады тыңланды. Ул ассызыклап узганча, урман торгызу эше хәзерге вакытта урманчылар өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

“Без бу юнәлештәге эшне тизләтү буенча гына түгел, ә урман торгызу һәм урман-орлыкчылык эше буенча стимуллаштыру холкына ия булган чараларны да гамәлгә кертергә омтылабыз. Әйтик, 2018 ел башыннан бирле ведомство буйсынуындагы учреждениләрдә күрсәткечләрне арттыру өчен җитештерү эшчәнлегенә кагылышлы 4 ярыш старт алды. Әлеге ярышларның йомгаклары буенча алдынгы урман хуҗалыгы җитештерү өлкәләре утырту материалы һәм урман культуралары җитештерү өчен техникага лаек булачак”.

Агачларны законсыз кисү өлешендә урман сагы хезмәткәрләренә андый очраклар санын киметү бурычы куелды, әлеге максатка ирешү өчен урман кишәрлекләрен аерып чыгару һәм көн саен урманнарны тикшереп тору эшен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару кирәклеге ассызыкланды. Ә уздырылган аукционнар нәтиҗәсендә урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә агач материалы әзерләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм урман кишәрлекләре арендаторларына карата агач материалы әзерләүнең технологик карталарын саклау таләбен кую зарур. Бу вакытта шулай ук урман законнарындагы зарури таләпләрнең үтәлеше өлешендә гражданнарга мәгълүмат җиткерү дә зарур.

Ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2017 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары турында һәм агымдагы елга бурычлары хакында министр урынбасары Рәис Гомәров сөйләде.

Чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм аның буйсынуындагы учреждениеләрнең алга таба эшчәнлек юнәлешләренә карата тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International