Татарстан Республикасының “Стратегия-2030” хакында фикер алышуда катнашыгыз!

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Быел Татарстанның “Стратегия-2030” программасына 3 ел була, без аны барыбыз бергә эшләдек. Стратегия раслау турында закон буенча (2015 елның 17 июнендәге 40-ТРЗ) 3 елга бер мәртәбә, зарурлык булганда, аңа төзәтмәләр кертү күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 2030 елга кадәрге стратегиягә үзгәрешләр кертү эше алып барыла. Иң беренче нәүбәттә ул 2035 елга кадәр эшләнүче Россия Федерациясе Үсеш стратегиясенә туры килергә, шулай ук үсеш алучы санлаштырылган икътисад технологияләрен исәпкә алырга тиеш.

Нәтиҗәдә республиканы үстерүнең дәвамлы юнәлешләрен тулы дәрәҗә чагылдыра торган документ алу өчен, бу эштә мәнфәгатьле барлык затларның да катнашуы мөһим.

Әле 2008 елда ук “2020 елга кадәр Россиянең үсеш стратегиясе турында” Дәүләт советының киңәйтелгән утырышында Владимир Владимирович Путин әйткәнчә: “... безнең дәвамлы юнәлешләребез бар кешегә дә аңлаешлы, илдәге гражданнар тарафыннан хупланган булырга тиеш”.

Шуңа күрә дә Сезнең фикерегез безнең өчен аеруча әһәмиятле. Республикада яшәүче һәркемгә ил киләчәген билгеләүдә катнашу мөмкинлеге бирелә.

Моның өчен Стратегии-2030 (tatarstan2030.ru) сайтына керергә, үз тәкъдимнәреңне “Стратегия хакында фикер алышуда катнашыгыз” бүлегендә калдырырга мөмкин.

Безнең уртак эшебез яңа чишелешләрне тормышка ашырырга һәм, тулаем алганда, Татарстан Республикасының глобаль конкурентлылык дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International