Белгород өлкәсе имәненә “Елның Европа агачы 2018” булырга ярдәм итик

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Белгород районының Дубовое поселогында үсә торган Белгород имәне тере табигать һәйкәле булып тора. Бүген ул 12 Европа иленншн 12 гасырлык агачлар арасында “Елның Европа агачы 2018” исемен яулау өчен көрәшә.

Белгородның озын гомерлы агачы әлегә икенче урында, 11 522 ТАВЫШ җыйган.

Конкурста иң кызыклы тарихы булган агач сайлап алына. Конкурсның рәсми сайтына кереп, бер генә мәртәбә тавыш бирергә мөмкин, моның өчен үзеңнең электрон адресыңнан файдаланасы була.

Нәтиҗәләре Брюссельдә, 21 март көнне, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында әйтеләчәк.

“Европа агачы-2018” өчен тавыш бирү быелның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Илебезнең милли табигый хәзинәсенә битараф булмаган һәркемне тавыш бирүдә катнашырга һәм Белгород имәненә җиңүче булуда ярдәм итәргә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International