Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында эш визиты белән булды, биредә ул агентлык җитәкчесе – Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Иван Валентик белән очрашты.
Очрашу барышында яклар төбәктәге урман хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре хакында сөйләште. Асылда Татарстан Республикасы урманчылыклары территориясендә кадастр эшләрен уздыру, урманчылыкларның яңа урман хуҗалыгы регламентларын һәм Урман планын эшләү, шулай ук куллану өчен исәпкә кертелгән диләнкене үзләштерү мәсьәләләре каралды. Инвестиция проектларына кагылышлы тема да игътибардан читтә калмады, шул исәптән Татарстан Республикасында "Россия имәнлекләре" фәнни-җитештерү үзәген тормышка ашыру мөмкинлеге хакында да сүз барды.
Очрашу азагында Иван Валентик Равил Кузюровка уңышлар һәм төбәкнең һәм, тулаем алганда, илнең урман хуҗалыгы тармагын үстерү файдасына нәтиҗәле эшләвен теләде.