22 февральдә Лубянда "Урман чаңгы юллары-2018" узачак

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

22 февральдә, 10.00 сәгатьтә Кукмара районының Лубян авылында (Техникум урамы, 10) Татарстан Республикасы урман тармагы хезмәткәрләре арасында "Урман чаңгы юллары - 2018" спорт бәйрәме булачак. Чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашыр дип планлаштырыла.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, "Урман чаңгы юллары" урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында инде гореф-гадәткә әйләнде һәм сигезенче ел рәттән уздырыла. Спорт бәйрәме 500дән артык катнашучыны һәм ярыш кунакларын туплаячак. Чара кысаларында Лубян урман-техника көллияте спорт залында волейбол уены булачак, шулай ук теләге булганнар канат тартышуда һәм армрестлинг буенча да көч сынашып карый алачак.

Урман чаңгыларында мастер-класс һәм "Лошомобиль"дә (ат көче белән хәрәкәт итә торган машина) йөрү мәдәни-массакүләм программаның кульминация ноктасына әвереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International