Урманчылар сәламәт яшәеш өчен омтыла. Лубян авылында “Урман чаңгы юллары-2018” ярышлары узды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Чаңгы спортын сәламәт яшәү рәвешенең нигезе буларак гаммәви популярлаштыру, шулай ук халыкны элеге спорт төре белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган әлеге чаңгы спартакиадасы быел исәбе буенча инде сигезенче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы, Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Кукмара муниципаль районы башлыгы Димитриев Сергей Димитриевич катнашты. Быел спорт чарасы 500дән артык кешене туплады – болар мәктәп укучылары, Лубян урман-техника көллияте студентлары, урман тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре.

Катнашучыларны һәм ярыш кунакларын сәламләп, урман хуҗалыгы министры: “Россиядә физик культураны һәм спортны үстерү – илкүләм приоритетлар исәбендә”, – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шулай дип әйтә. Яхшы физик әзерлек һәм сәламәт булу урман хуҗалыгы хезмәткәре өчен зур әһәмияткә ия, һәм әлеге спорт бәйрәмнәре моңа ярдәм итә”, – дип билгеләде һәм һәр катнашучыга спорт рухы, күңел көрлеге, оптимизм һәм үз-үзеңдә ышанганлык булуын теләде. Үз сүзләрен министр шәхсән үрнәгендә хуплап та күрсәтте, ярышлар стартына чыгып, 2500 метрлы дистанцияне узды. Аның белән бергә Саба һәм Кукмара районнары башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре дә стартка ыргылды. Иң яшь урманчылар – Лубян мәктәп урманчылыгының башлангыч сыйныфларында белем алучы балалар да осталыгын күрсәтте. Алар 300 метрлы дистанциядә көч сынашты. Бу чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Чаңгыда шуу белән берлектә Лубян көллияте мәйданчыгында башка спорт уеннары да барды: “Кар волейболы”, канат тартышу, армрестлинг, – биредә теләге булган һәркемгә сәләтен күрсәтү мөмкинлеге бирелде.

“Урман чаңгы юллары-2018” ярышларында катнашучылар чираттагы мәртәбә чаңгы спортына булган мәхәббәтен һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы белән яшәвен раслап күрсәтте. Ярышлардан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Призерларның барысы да грамоталар һәм тиешле дәрәҗә медальләр, шулай ук истәлекле призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International