Мөслим муниципаль районында Ветераннар советының һәм Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районында эш визиты белән, биредә ул муниципаль районның Ветераннар советының һәм Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында катнаша.

Чара кысаларында министр муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, авыл җирлекләре җитәкчеләре, башлыклары, мәктәп директорлары, АМЙ, китапханә мөдирләре һәм район активы катнашында киңәйтелгән иртәнге планеркада булды. Министр киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасының гамәлдәге программалары белән таныштырды, шулай ук урман хуҗалыгы өлкәсендәге пилот проектлар турында сөйләде. Бүгенге көндә Министрлыкта республиканың урман биләмәләрен саклау һәм арттыру буенча 10 елга исәпләнгән эш планы әзерләнә.

Утырышны тәмамлап, Равил Кузюров бар халыкны 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашырга чакырды. 

Соңыннан министр Мөслим районының сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә танылган шәхесләре музеенда булды.

Бүген Р.Ә.Кузюров шулай ук Татарстан Республикасында да, Россия Федерациясеннән читтә дә, атаклы булган "Агромастер" җитештерү компаниясендә булды һәм Мөслим авыл җирлегенең хисап утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International