Без үзебезнең табигатьне сакларга тиеш...

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Арча мәктәп урманчылыгы советы макулатура җыюга багышланган традицион акция оештырды. Аның максаты – “Макулатура җыеп агач коткар!” Мәктәп урманчылыгы әгъзалары әлеге кирәкле эштә зур энтузиазм белән катнашты. Акциядә катнашып, һәркем табигатькә юл яра. Билгеле булганча, статистика буенча бер уртача гаилә чүплек савытына көненә ярты килограмм кәгазь ташлый, атнасына бу күрсәткеч дүрт кг була, аена 15.5 кг җитә, ә бер ел эчендә 186 кг тәшкил итә. Әгәр макулатура сыйфатында җыелган 60 кг кәгазь бер агачны сакларга ярдәм итә икән, димәк, бер гаилә дүрт ай эчендә тиешле күләмдә кәгазь җыеп, шуның белән берлектә бер агачны саклый ала дигән сүз. “Экологик культура билгесе буларак көндәлек тормышта һәм эш тармагында тупланган чүп-чарны икенчел эшкәртүгә тапшыру һәркемнең гадәтенә әйләнсен. Сакчыл эш итү – файдалы да, уңайлы да!” – ди мәктәп урманчылыгы әгъзалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International