ТР урман хуҗалыгы министры укучылар белән очрашты

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Бүген, Халыкара урманнар көне уңаеннан, 84 нче мәктәптә укучылар ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров белән очрашты. Равил Кузюров укучыларны бәйрәм көне белән котлады һәм урманнарны саклауның әһәмияте турында сөйләде. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Т.Г. Һадиев та катнашты.

84 нче мәктәп очраклы гына сайланмады, биредә “Мәктәп урманчылыгы” ирекле мәктәп хәрәкәте урнашкан, анда 5-9 сыйныфларда укучы балалар шөгыльләнә. Министр билгеләп узганча, мәктәп урманчылыгы – урман хуҗалыгының киләчәге ул. Әлеге укучылар – урманчыларның зур ярдәмчеләре.

Равил Кузюров мәктәп хезмәткәрләренә табигатьне, урман байлыкларын саклауны һәм үрчетүне пропагандалау эшендә актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде. Министрлык исеменнән мәктәпкә мактау кәгазе тапшырылды, ә “Мәктәп урманчылыгы” хәрәкәтендә катнашучылар истәлекле бүләкләр алды.

Шулай ук чара барышында урманга сәяхәт булды, биредә журналистларга урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан урманнарында уздырыла торган кайбер эш төрләре күрсәтелде. Биредә санитар-савыктыру чаралары кысаларында корыган агачларны җыештыру эше алып барыла, урман законнары бозылуны чикләү һәм ачыклау максатында территорияләр күзәтеп торыла, шулай ук сыерчык оялары элү рәвешендә биотехник чаралар уздырыла.

Халыкара урманнар көне кысаларында Татарстанның күпчелек районнарында “Урман дәресе” уздырылды. Асылда, Ютазы УБМ “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы активистлары, “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ, “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре укучыларга алда торган экологик чаралар һәм “Территорияне төзекләндерү” һәм “Чиста сала” кебек яңа проектлар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International