Бүген республика урманчылыкларында, асылда, Минзәләдә: Актаныш һәм Усинск кишәрлеге урманчылыкларында утырту материалын казуга керештеләр. Чәчкеннәр шушы көннәрдә урман культуралары мәйданнарына, вакытлыча саклау өчен кар өемнәренә һәм алга таба кар инде тулысынча эреп беткән көньяк тау битләренә утырту өчен озатылачак.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2018 елда республиканың урман питомникларында 27 миллионнан артык стандарт утырту материалы җитештерелгән. Нигездә болар – урман хасил итә торган токымнар, әйтик нарат, чыршы, тирәк, карагай, имән һәм каен.
Урман культураларына һәм яклаучы урман утыртмаларына нигез салу өчен бу – җитәрлек күләм. Язгы урман культуралары чорында 7 миллионнан артык стандарт утырту материалы утырту планлаштырыла.