ТРда генетик яктан яхшыртылган үзенчәлекле яңа агач плантацияләре барлыкка киләчәк

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы чакыруы нигезендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә Йошкар-Оладан Идел буе дәүләт университеты хезмәткәрләре “урман хирургиясе” – үсентеләрне кисү һәм ялгау эше буенча мастер-класс уздырды.

Соңгы елларда Татарстанда урман культураларының генетикасы өстендә эшләүне торгызу өчен күп нәрсә эшләнә. Әлеге мастер-класс урман культуралары чоры башлануы кысаларында уздырылды.

“Агачларга прививка ясау эше бик катлаулы. Идел буе дәүләт университеты мөгаллимнәре гомер буе шушы юнәлештә эшләгән, шуңа күрә дә әлеге эшнең барлык нечкәлекләрен дә беләләр. Без аларны белемнәре белән уртаклашсын өчен махсус чакырып китердек”, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев.

500 данә күләмендәге ылыслы яхшыртылган үсентеләрне Арчада, Сабада һәм Кайбычта махсус плантацияләргә утырту планлаштырыла. Күп еллык эш тәҗрибәсе һәм фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, прививкаланган плантацияләр орлыктан үстерелгән утырту материалына караганда күпкә кыйммәтлерәк була.

Агачларга шушы рәвешле прививка ясау эше дөньяда инде күптән гамәлгә ашырыла, Татарстанда хәтта шул рәвешле булдырылган урман-орлык плантацияләре дә бар. Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы әлеге юнәлештә актив эшли.

“Хәзерге вакытта Урман-орлык үзәгенә яхшыртылган үзлекле орлыклар кирәк, бүгенге көндә гамәлдәге плантацияләр 25-40 кг орлык җыю мөмкинлеген бирә. Әмма без бу күләмне арттырырга әзер, шушы максатларда өстәмә плантацияләр булдырыла да инде”, – дип билгеләде Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов.

Татарстан Республикасының Саба районындагы Лесхоз бистәсендә урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә бүген шулай ук Рослесхоз вәкилләре дә булып китте, алар үзәк эше белән танышты. Ел саен биредә ябык тамыр системасы белән 12 миллион кәлшә үстерелә. Федераль ведомство вәкилләре Татарстан урманчылары эшен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International