Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров Саба районында яр-балка буйлап яклаучы урман утыртмаларына нигез салу эшен тикшерде

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Саба муниципаль районында яр-балка буйлап яклаучы урман утыртмалары утырту эше башланды. Асылда, әлеге утыртмаларны булдыру өчен Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системасы белән үстерелгән утырту материаллары файдаланыла. 2018 елда әлеге утыртмаларга нигез салу өчен гади нарат, европа чыршысы, себер карагачы, өянке каен, сары сәрви агачы кулланыла.

Яз – яклаучы урман полосаларына нигез салу өчен иң оптималь чор. 2018 елда Татарстан Республикасында 1800 га мәйданда яр-балка утыртмалары булдыру, 300 га мәйданда кыр саклаучы һәм 60 га мәйданда су саклаучы урман утыртмаларына нигез салу эше планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International