Кировта Урман форумы кысаларында агач аударучылар арасында "Урман кисүче-2018" төбәк чемпионаты узачак

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

2018 елның 15-16 июнендә Кировта икенче төбәк Урман форумы узачак, анда илдә урман сәнәгате комплексын уңышлы үстерүдә мәнфәгатьле булган барлык затлар җыелачак. Чарада федераль структуралардан, РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарыннан, илнең төрле шәһәрләреннән бизнес һәм фән бергәлекләре вәкилләре катнашачак.

Форум кысаларында агач аударучылар арасында "Урман кисүче-2018" өлкә чемпионаты узачак, анда күрше төбәкләрдән командаларны җәлеп итү планлаштырыла. Гадәткә әйләнгәнчә, ул чараның иң тамашалы этапларының берсе булып тора. Әлеге чемпионатның максаты – урман кисүче һөнәренең дәрәҗәсен арттыру, шулай ук һөнәри осталыкны камилләштерү. Әлеге чарада Татарстан Республикасы командасында "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ урман аударучылары катнашачак. Хәзерге вакытта команда булачак ярышларга әзерләнә.

Татарстан Республикасы командасы составына түбәндәгеләр керде: Еливанов Спартак Николаевич - "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ директоры - команда капитаны, Гришаков Николай Лаврентьевич - "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ агач аударучысы, Алексеев Олег Николаевич - "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ агач аударучысы, Һадиев Фидаил Наил улы - "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ агач аударучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International