"Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре М-7 федераль автомобиль юлы буйлап ликвидсыз агач материалын җыештырды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

2018 елга булган дәүләт биреме кысаларында "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан ликвидсыз агач материалларын – коры-сарыны һәм ауган агачларны җыештыру эше дәвам итә. Ликвидсыз агач материалларын җыештыру җил аударган, давыл сындырган агачларны җыеп алу, шулай ук башкача зыян күргән агачларны җыю, аларны күчкә өю, асылынып төшкән агачларны алу, биек корыган түмәрләрне аудару юлы белән гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта "Идел" М-7 федераль автомобиль юлы буйлап "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ эшчәнлеге зонасында гомуми 79 гектар мәйданда 374 кбм күләмендә ликвидсыз агач җыеп алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International