Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның Түбән Кама урманчылыгына эш сәфәре

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Эшлекле сәфәр барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ һәм "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ эшләр барышын тикшерде. Министр урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, биредә нәтиҗәлелекне арттыруга бәйле, асылда төп урман хасил итүче токымнарның утырту материалын үстерү һәм урман культуралары утырту өлешендәге мәсьәләләр хакында сүз барды. "Уздырыла торган эшләрнең сыйфатына игътибар бирергә кирәк. Эшнең сыйфаты – ул урманның киләчәге", – дип билгеләде министр.

Киңәшмә узгач Равил Кузюров янгынга каршы техниканы, агач кисү буенча җитештерү цехларын һәм урман питомнигын тикшерде. Министр шулай ук 2018 елгы урман культурасы утыртмаларын карады. Түбән Кама урманчылыгында язгы урман-культура чорында 39 гектарда урман культурасы утыртылган, алар арасында гади чыршы, гади нарат һәм иенке каен агачлары.  Түбән Каманың муниципаль җирләрендә шулай ук 48 гектарда яклаучы урманнар утыртылган, киләчәктә алар әлеге зур сәнәгать шәһәре тирәли яшел калкан формалаштырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International