Чирмешән урманчылыгында утырту материалы үстерү һәм урманнарны торгызу буенча республика семинары узды

2018 елның 22 июне, җомга

"Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ базасында уртырту материалы үстерү, урманнарны торгызу, санитар кисүләр уздыру һәм хезмәтне саклау буенча семинар узды. Семинарда катнашучылар Казанка кишәрлеге урманчылыгының даими базис питомнигында питомник хуҗалыгын алып бару эше белән танышты. Җитәкче-урманчы Ривгәт Мотыйгуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков утырту материалын үстерүнең агротехникасы һәм технологиясе турында, шулай ук чәчкен тамырын кисеп, зур агачлар үстерү турында сөйләде.

Светлогорск кишәрлеге урманчылыгында сабаклы имән культураларын тоныкландыру, сайланма санитар кисү кишәрлекләрен, шулай ук агач кисү цехларын карадылар, биредә эш урыннарында уздырыла торган куркынычсызлык техникасы һәм хезмәт сагы турында сөйләделәр. Семинарда катнашучылар шулай ук урман хуҗалыгының үзәк конторасында сәүдә мәйданчыгы белән дә танышты.

Объектларны караганнан соң Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эшлекле киңәшмә уздырды, анда Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты. Киңәшмәдә 2018 елның беренче яртыеллыгында урманчылык эшчәнлегенә беренчел йомгак ясалды. Киңәшмәне тәмамлап, министр питомниклардагы эшләрнең сыйфатына игътибар бирергә һәм Татарстан Республикасы урманнарында контрольне көчәйтергә кушты.

"Чирмешән урманчылыгының тотрыклылыгына игътибар итегез, эшләрнең сыйфатлы башкарылуы шуның хисабына тәэмин ителә. Бу Чирмешән урманнарының киләчәге бар дигәнне аңлата", – дип билгеләде министр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International