Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә кадрлар үзгәрде

10 июль 2018 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә яңа җитәкчеләр билгеләде. Өч – Идел буе, Тәтеш һәм Ары урманчылыкларында яңа кадрлар билгеләнде. “Идел буе урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе итеп элегрәк “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ җитәкләгән Рөстәм Исмәгыйлов билгеләнде. “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе булып Ранил Рәхмәтуллин билгеләнде. “Ары урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе итеп элегрәк “Ары урман хуҗалыгы” ДБУ директоры урынбасары вазыйфасын биләгән Фәнис Гарифуллин билгеләнде. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов коллективларга яңа җитәкчеләрен күрсәтте һәм яңа эш урыннарында аларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования