Арчаның "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Яшел даруханә" акциясендә катнаша

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Дару үләннәренең файдасы турындагы белемнәрне киңәйтү максатларында мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Фирая Гайнанова һәр җәйдә яшь урманчылар алдында бурыч куя – "Яшел даруханә" акциясендә катнашырга. Балалар җир җиләге ярфаклары, үги ана яфрагы, кырлыган, кыр миләше, мең яфрак, мәтрүшкә, акчәчәк, юкә чәчәкләре, шомырт җимешләре һ.б. кебек табигать нигъмәтләрен зур кызыксыну белән җыялар һәм киптерәләр.  "Яшел даруханә" акциясе яшь урманчыларны дару үләннәрен аера белергә, аларны дөрес җыярга һәм сакларга, шулай ук табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Дару үләннәре киләчәктә мәктәп ярминкәләрендә һәм өлкәннәр көне кысаларында хәйрия акцияләре барышында урнаштырыла. "Җәй тулы куәтенә дәвам итә. Безне һәр яклап үсемлекләр чолгап алган: чәчәкләр, үләннәр һәм куаклыклар. Үсемлекләрдән башка җир йөзендә тормыш булмас иде. Үсемлекләр безгә суларга һәм яшәргә ярдәм итә. Алар ярдәмендә тагын кайбер чирләрне дәваларга мөмкин. Бары тик үсемлекләрнең кайсысы дару үләне булуын гына белергә һәм алардан дөрес файдаланырга кирәк. Арчаның "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында дару чималы әзерләүгә зур игътибар бирелә", – дип билгеләде Фирая Гайнанова.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International