Томск өлкәсеннән килгән урманчылар делегациясе Арча урман хуҗалыгын карады
Эшлекле сәфәр кысаларында Томск өлкәсеннән килгән делегация Арча урман хуҗалыгы эше белән танышты. Урманчылар икенче типлы урман-янгын станциясен, тәрбияви кисүләрне башкару урыннарын карады, соңгысында урман әзерләүче харвестер һәм форвардер техникасы эшли, шулай ук кунаклар урман питомнигында да булдылар. Кунаклар каршысында "Табигать варислары" Арча мәктәп урманчылыгы вәкилләре чышыш ясады һәм үзләренең "Казансу елгасының тарихи башлангычы" фәнни эшен күрсәтте. Томск өлкәсенең региональ урман хуҗалыгы департаменты директоры Михаил Малькевич Арча урман хуҗалыгы музееның кайтавазлар китабында истәлекле язу калдырды.