Бүген Татарстанда – Мамадышта, Питрәчтә, Апаста, Югары Осланда, Кама Аланында, Түгәрәк Аланда һәм Теләчедә – берьюлы 7 бассейн ачылды. Спорт корылмаларын сафка бастыру чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Йөзү федерациясе президенты – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты.
Үзәк мәйдан булып Мамадыш шәһәрендәге бассен хезмәт итте, республиканың башка районнарында тагын алты бассейн ачылды, алар белән видеокүпер оештырылды.