13 августта “Кама урманчылыгы” ДКУ урман хуҗалыгын алып бару буенча республика семинары узачак

9 август 2018 ел., пәнҗешәмбе

13 август көнне “Кама урманчылыгы” ДКУ Татарстан Республикасындагы 31 урманчылыкның җитәкче-урманчылары өчен республика семинар-киңәшмәсе узачак. Семинар кысаларында җитештерү базалары, токарьлык цехы, сайланма санитар кисүләрне азкомплекслы бригадалар белән башкару урыннары каралачак. Шулай ук 1906 елда утыртылган карагачның – региональ әһәмияттәге табигать һәйкәленең урман культуралары каралачак. Урманчылар урман орлыкчылыгы – сабаклы имәннең даими урман-орлык кишәрлеген күрәчәк, биредә тиешле тәрбия эшләре уздырыла. Шуннан соң Берсөт урман питомнигы белән танышу булачак. Урманчылар шулай ук “Амкодор” тракторы базасында элмә казу җайланмасын урнаштыру буенча эш технологиясен дә караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования