“Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре “Идел аръягы урман кисүчесе -2018” конкурсында өченче урын алды

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

18 август көнне Чебоксар шәһәрендә (Чуашстан) бик кызыклы чара – “Идел аръягы урман кисүчесе – 2018” урман аударучылар конкурсы булып узды, ул Шәһәр көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Конкурста катнашу өчен Татарстан, Мари Иле һәм Түбән Новгород кебек төрле төбәкләрдән командалар чакырылды. Конкурс кысаларында анда катнашучылар агач аудару, катнаш кисем белән кисү, төгәл кисү, сабаклар кискәләү буенча операцияләр башкарды.

Татарстан Республикасы исеменнән “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучылары командасы катнашты. “Агач аудару” дисциплиналарында Олег Алексеев 3 нче урын алды, шулай ук барлык конкурс йомгаклары буенча шәхси зачетта да ул 3 урынга лаек булды. “Катнаш кисем белән кисү” дисциплинасында Александр Мортазин 3 нче урын алды. “Төгәл кисү” дисциплинасында Николай Гришаков 3 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International