Татарстанда "Татарстанның чиста урманнары" акциясенең көзге этабы старт алды

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы нигезендә уздырыла торган иң әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе. Ул инде традициягә әйләнде һәм ел саен ике этапта – язгы һәм көзге чорда уздырыла, халык арасында елдан-ел күбрәк популярлык казана.

2018 елның 15 сентябрендә "Татарстанның чиста урманнары" акциясенең көзге этабы старт алды. Урман хуҗалыгы белгечләре бакча-дача ширкәтләре вәкилләре һәм урман кишәрлекләренең арендаторлары белән берлектә урманнарны каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сарыдан һәм җирдә аунап яткан чыбык-чабыктан арындыру буенча чаралар күрәчәк. Ел саен акциядә республиканың барлык ведомстволарыннан һәм министрлыкларыннан, югары уку йортларыннан, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләреннән хезмәткәрләр актив катнаша.

Быел, акциянең язгы этабында табигатьне яклаучылар 2410 куб метр каты көнкүреш калдыгын, аунап яткан чыбык-чабык һәм корыган агач җыеп алды һәм чыгарды. Табигать саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында иминлекле санитар-экологик торыш барлыкка китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International