Шәһәр яны урманчылыгында гарасат зарарлаган урыннарда яңа урман утыртырга ниятлиләр

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Өйрәнү-сынау шәһәр яны урманчылыгы" ДБУ белән берлектә Столбище һәм Матюшин кишәрлеге урманчылыкларында ауган агачларны чистарту һәм туфракны әзерләү буенча эшләр үткәрә. Быел җәй әлеге урман территорияләрен гарасат каты зарарлаган.

"Гарасаттан соң без ауган агачларны җыйдык һәм төпләрен чыгардык. Әлеге урында без туфрак әзерлибез, буразналар сызабыз, бу шулай ук табигый яңаруга булыша. Киләсе елга без биредә яңа агачлар утыртырга ниятлибез", - дип билгеләп үтте Матюшин кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин.

Шул рәвешле урманнарны юкка чыгарып, гарасат узган урыннарда  берничә ел дәвамында яшь, тере, сәламәт урман үсәчәк. Биредә урман хасил итүче төп ылыслы төрләр - Ауропа чыршысы һәм гади нарат утырту ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International