Кама Тамагы районы укучылары "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә кушылды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

"Чиста урман миннән башлана!!!" – Кама Тамагы районында мәктәп укучылары катнашында урман территориясен җыештыру эше шундый шигарь астында узды. Җыештыруны "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ Келәр кишәрлеге урманчылыгында оештырдылар. Чара "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында узды. 8 һәм 9 сыйныф укучылары үзләренең кураторы – урманчылыкның урман остасы белән берлектә, чисталык урнаштыру һәм тиешле санитар торышка китерү өчен, урман кашагына чыктылар. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә территорияне көнкүреш калдыкларыннан арындырды, корыган ботакларны алып чыгып, зур күчләргә өеп куйдылар. Урманнарны чыбык-чабыктан чистарту эшенә дә хәйран вакыт китте. "Бүген урман фондын чистарту буенча уздырыла торган чаралар барыннан элек укучыларда табигатькә сакчыл караш формалаштыруга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәледергән булуын махсус ассызыкларга кирәк", – дип билгеләде Келәр кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Илһам Гәрәев.

Балалар халыкның табигатькә булган карашының яхшы якка үзгәрүенә сөенә, ә урманнарга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру – укытучылар һәм ата-аналар бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International