Татарстанда “Бердәм урман утырту көне” акциясе кысаларында 1,3 млн яңа агач барлыкка килде

2018 елның 6 октябре, шимбә

Быел массакүләм агач утырту чарасы Россиядә игълан ителгән Ихтыяри зат (волонтер) елы эгидасында уза. Бүген республикада яшәүчеләр Татарстан территориясен яшелләндерүдә катнашты – 1,3 миллион данә күләмендә яңа агач утыртты. Утырту материалы, инвентарь һәм махсус кием Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан бирелде. Табигать саклау акциясендә 20 мең кеше катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, барлык министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, укытучылар, студентлар, волонтерлар, мәктәп урманчылыклары үз өлешен кертте.

Ихтыяри затлар 300 га артык мәйданлы территорияне яшелләндерде. Үзәк акция Шәһәр яны урманчылыгының ике мәйданчыгында узды. Казанның Түбән һәм Урта Кабан күлләре арасында урнашкан “Вахитов” паркында 400 данә күләмендә Европа чыршысы, вак яфраклы юкә һәм гади миләш утыртылды. Питрәч районы Иске Шигали авылында ихтыяри затлар 40 мең ылыслы токым агачларына яңа гомер бирде.

Массакүләм агач утырту эше шулай ук Татарстанның барлык урманчылыкларында да гамәлгә ашырылды, Яр Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Буа, Биләр, Мамадыш һәм Тәтештә акциягә кушылучылар саны аеруча күп булды.

Билгеләп узарга кирәк, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында булып узган язгы “Урман утырту көне” акциясе кысаларында 600 га артык территориядә 2,5 миллионнан артык агач утыртылган иде, ул вакытта чарада 30 меңнән артык кеше катнашты. Язгы һәм көзге акцияләр нәтиҗәсендә республикада 900 га мәйданда 3,8 миллион агач утыртылды. Урманчылар һәм республикада яшәүчеләр Татарстан урманнарын ишәйтүгә әнә шундый өлеш кертте. Акциянең максаты – урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, торгызу һәм ишәйтү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International