Мамадыш урманчылыгында “Бердәм урман утырту көне” акциясе кысаларында 32 төрдәге агач һәм куак утыртылды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Мамадышта яшәүчеләр яңгырлы һава торышы булуга карамастан агач утырту эшенә кушылды. “Яшьлек” скверына Башкарма комитет хезмәткәрләре, шәһәрнең зур предприятиеләрендә эшләүчеләр һәм җирле халык тарафыннан 1500 яңа агач утыртылды. Гади нарат, чәнечкеле чыршы, вак яфраклы юкә, өрәңге яфраклы тубылгы куагы, пирамида сыман туя, аморфа һәм урман хуҗалыгы питомникларында үстерелгән күп кенә башка агач-куак төрләре утыртылды. Бу көнне барлыгы Мамадыш урманчылыгы буенча урманчылар 27 гектарда яңа урман утыртты. Шул рәвешле, яшел калкан төзелде. “Бердәм урман утырту көне” акциясе кысаларында утыртылган агачлар нәтиҗәсендә Мамадыш һавасы кислородка тагын да баеды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International