Тукай муниципаль районында урманчылар һәм мәктәп укучылары “Буыннар аллеясе”нә нигез салды

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

“Алабуга урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре Тукай муниципаль районында күптән түгел барлыкка килгән  “Свежий ветер” мәктәп урманчылыгы балалары ярдәмендә күркәм эшләр башкаруны дәвам итәләр.

Борды авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янәшәсендә активистлар дустанә команда белән әле нәни чыршылардан “Буыннар аллеясе”нә нигез салды.

Чара мәктәп укучылары өчен дә, Борды авылында яшәүчеләр өчен дә файда һәм сөенеч китерде, киләчәктә авыл халкы гүзәл урман утыртмалары буйлап саф һава сулап йөри алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International