Табигатькә битараф булмаган – "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнашучы кешеләр саны көннән-көн арта бара, әлеге чараның инициаторы булып Урман хуҗалыгы министрлыгы катнаша.
Акция кысаларында "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә урман территориясен көнкүреш калдыкларыннан чистарту буенча экологик рейд уздырды, аншлагларны төзекләндерде һәм урнаштырды, "Табигать белән тату булып" экология сукмагында ял итү урынын тәртипкә китерде.
Чараны уздыру нәтиҗәсендә урманда 1.5 гектарлы территориядә 2 кубометр чүп җыелды һәм чыгарылды. Акциядә 7 кеше катнашты.