Булачак урманчылар өстәл теннисы буенча ярышларда барлык призлы урыннарны яулады

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, спортны да кертеп, төрле өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Сәламәт яшәү рәвеше традицияләрендә тәрбияләү Лубян урман-техника көллиятендә укыта башлаган беренче көннән үк башлана.

Узган ялларда Кукмара муниципаль районының "Атлант" яшүсмерләр спорт клубы базасында өстәл теннисы буенча республиканың Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ярышлар узды. Лубян урман-техника көллияте студентлары чарада актив катнашты.

Ярышлар нәтиҗәсендә булачак урман хезмәтчәннәре барлык призлы урыннарны яулады. Хатын-кыз-катнашучылар арасында 1 нче урынны – Алина Кузнецова, 2 нче урынны – Юлия Чикурова, 3 нче урынны Надежда Санникова яулады. Ир-ат-катнашучылар арасында җиңүчеләр: 1 нче урында – Никита Павлов, 2 нче урында – Александр Ерохин, 3 нче урында – Рөстәм Гарифуллин.

Безнең спорт сөюче булачак урманчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International