Утырту материалы үстерү эшләре кысаларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы "Урман хуҗалыгы" ДБУ урман питомникларында 2018 елда 5 гектар мәйданда имән чикләвеге чәчелде. Чәчү эше механик рәвештә уздырыла. Билгеләп узарга кирәк, быелгы ел имән чикләвеген җыю өчен уңайлы булып тора, 2018 елның 1 ноябренә "Урман хуҗалыгы" ДБУ җыелган имән чикләвекләренең гомуми массасы 20 тоннадан артык.