Алабуга укучылары "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнашты

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

"Саф җил" ("Свежий ветер") мәктәп урманчылыгы балалары Татарстанның Тукай муниципаль районындагы Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән берлектә һәм, әлбәттә инде, ата-аналары катнашында, 30 кеше күләмендә, "Татарстанның чиста урманнары" традицион табигать саклау акциясенә теләктәшлек белдерде.
Алабуга урманчылыгы тарафыннан оештырылган урманны җыештыру чарасы Татарстан кишәрлеге урманчылыгы урман фондының 128 нче кварталында 1 нче бүлемтек территориясендә узды. Чисталык урнаштырудан тыш, акциядә катнашучылар "Табигатьне саклагыз!" агитация аншлагларын урнаштырды.
Чиста урманнар – безнең сәламәтлек нигезе! Табигать кочагында чүп өемнәренә хозурланганчы, саф һава сулап, урманның аллы-гөлле бизәкләренә манзара кылуың күпкә яхшырак.
Табигатькә карата мәрхәмәтлерәк булыгыз һәм безнең "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә кушылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International