Равил Кузюров Томскига булган эш сәфәре барышында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш визиты кысаларындагы делегация составында, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Томскига килде.

Визитның максаты – төбәкләр арасындагы сәүдә-икътисад һәм гуманитар багланышларны киңәйтү. Очрашуда берничә документ имзаланды, алар арасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Томск өлкәсе Урман хуҗалыгы департаменты арасында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешү дә бар иде.  

Эш сәфәре барышында төбәкләрнең урман хуҗалыгы вәкилләре ябык тамыр системасы белән утырту материалын җитештерү һәм Томск өлкәсенә китертү мәсьәләләре турында сөйләште. 500 мең кәлшә турында сүз барды, аларны Татарстан Республикасының Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International