Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Томск өлкәсе урман хуҗалыгы предприятиеләрендә булды

2018 елның 9 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Томск өлкәсендә булган эш визиты кысаларында төбәкнең урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Томск өлкәсенең урман эшкәртүче предприятиеләрендә булды. Алар арасында: "Сибирьлес" ҖЧҖ, "Томлесдрев" ҖЧҖ, Асиново урман-сәнәгать паркы һәм башкалар.

Хезмәттәшләрнең җитештерү эшчәнлеге белән танышканнан соң Р.Кузюров, Саба урман хуҗалыгы, Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәге, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Томск өлкәсе Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчелеге һәм коллективы белән берлектә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышу өчен җыйналды. 

ТР Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Томск өлкәсенең Урман хуҗалыгы департаменты арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

Түгәрәк өстәл артында, дустанә мөнәсәбәттә, төбәкләрнең урман хуҗалыгы ведомстволары вәкилләре урманнарның торышын күзәтү һәм аларны чирләрдән һәм корткычлардан эшкәртү өчен җиңел очкычлардан файдалану перспективаларын өйрәнү, яклаучы урман утыртмаларын булдыру, үзгәртеп кору һәм тәрбияләү мәсьәләләрен өйрәнү, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча алдынгы тәҗрибәне җәелдерү һәм гамәлгә кертү өлкәсендәге уртак эш турында килешенде.

2019 елда ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге дәвам иттереләчәк. Томск урманчылары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге белән танышу һәм урман хуҗалыгын алып бару өлкәсендә Татарстанның уникаль эш тәҗрибәсен куллану теләген белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International