Республика территориясендә "Татарстанның чиста урманнары" акциясе дәвам итә

2018 елның 9 ноябре, җомга

Республика урманнарында санитар-экологик торышны яхшырту кысаларында, "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында, "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Шаршады кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре "Әгерҗе-Красный Бор" автомобиль юлы буйлап урман кишәрлеген тәртипкә китерде. Чараны уздыру нәтиҗәсендә 3 га мәйданда урман мәйданы чистартылды, 9 куб м. коры-сары җыеп алынды. 

Исегезгә төшерик, "Татарстанның чиста урманнары" акциясенең көзге этабы 15 сентябрьдә старт алды. Ел саен төбәк чарасында акциянең инициаторлары – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, шулай ук бакча-дача ширкәтләре вәкилләре, урман кишәрлекләре арендаторлары, республика ведомстволары һәм министрлыклары хезмәткәрләре, вузлар, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләре катнаша. Көннән-көн чарада катнашучылар саны арта бара.

Ә сез "Татарстанның чиста урманнары" республика акциясендә катнаштыгызмы?..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International