ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Сәкинә Шакировна Шәймиева вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Без сезнең белән бергә хәсрәт хисләре кичерәбез. Сәкинә ханым Шәймиева гүзәл холыклы, хәйриячелек эшенә һәм җәмәгатьчелек оешмаларына зур игътибар бирүче киң күңелле кеше иде. Аның турындагы якты хатирәләр йөрәкләребездә сакланыр.