Равил Кузюров "Урманны һәм урман фонды җирләрен исәпкә алганда технологик инициативалар" россиякүләм конференциясе эшендә катнашты

2018 елның 16 ноябре, җомга

Бүген Новосибирскида "Урманны һәм урман фонды җирләрен исәпкә алганда технологик инициативалар" россиякүләм конференциясе булды. Чараны оештыручылар – Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте һәм төбәкнең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, "Рослесинфорг" ФДБУ.

Форум эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов, РФ субъектлары хакимиятенең профильле органнары, "Рослесинфорг" ФДБУ җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни бергәлек вәкилләре катнашты. Чарада катнашучылар урманнарга дәүләт инвентаризациясе, урманнарны тәртипкә китерү, урманчылыкларның һәм урман паркларының чикләрен билгеләү мәсьәләләре, мәгълүмат технологияләре һәм белем бирү турында фикер алышты.

Конференциядә "Цифрлаштыру юлы белән Татарстан Республикасының урман комплексында урманчылык-технологик процессын системага салу" темасына доклад белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул форумда катнашучыларны Татарстанның урман хуҗалыгы тармагының торышы белән таныштырды һәм "Аверс" программа продуктын – Татарстан Республикасының урман комплексын исәпкә алу системасын, шулай ук ТР Урман фондының геомәгълүмат системасын көйләү мәсьәләләренә тукталды. "ДМС Татарстан Республикасының урман фонды буенча барлык белешмәләре булган геомәгълүмат порталыннан гыйбарәт булачак. Әлеге чишелешләр Министрлыкның һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең (урманчылыкларның һәм кишәрлек урманчылыкларының) эшчәнлеген автоматлаштырырга ярдәм итәчәк", – дип ассызыклады ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, моннан тыш Татарстанда "Иннополис университеты" югары белем бирү автономияле коммерциясез оешмасының илкүләм технологик инициативасының "Аэронет" юл картасын тормышка ашыру барышында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә "Татарстан Республикасының цифрлы моделе" проекты гамәлгә ашырыла. "Аның максаты җирне дистанцион зоналарга бүлү белешмәләреннән файдалану хисабына территориянең идарә ителүчәнлеген арттырудан гыйбарәт. Хәзерге вакытта территорияне космик, пилотлы һәм пилотсыз очкыч аппаратлардан төшерү эшләре алып барыла, алга таба сурәтләр эшкәртелә һәм, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ихтыяҗлары өчен дә, геомәгълүмат сервислары булдырыла. Киләчәктә без цифрлаштыру юлы белән урман хуҗалыгындагы барлык процессларны тулысынча системага салырга планлаштырабыз, бу хәл тармактагы эшне оптимальләштерүгә китерәчәк", – диде Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International