Шимбә, 17 ноябрь көнне, Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узды. Чара кысаларында абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет, аның тарихы, 2018 елда уку йортына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2019 елда укырга керү үзенчәлекләре турында кирәкле барча мәгълүматларны белде. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты турында 2 нче курс студентлары Елизавета Туганова һәм Ольга Клюкина җентекләп сөйләде.
Хәзерге вакытта факультетта ике кафедра бар - "Урманчылык һәм урман культуралары" һәм "Таксация һәм урман тармагы икътисады". Югары квалификацияле укытучылар коллективы урман хуҗалыгы инженерларын әзерли, мөгаллимнәр составында 6 фән докторы һәм 11 фән кандидаты, шулай ук гамәли эштә зур тәҗрибәсе булган белгечләр бар. Хәзер факультетта 500 тирәсе кеше укый.