ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Швециягә булган эш сәфәре кысаларында «Svenska Skogsplantor» компаниясендә булды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үзенең Швециягә булган эш сәфәре кысаларында «Svenska Skogsplantor» компаниясендә булды. Анда министр ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү эшенең технологиясе белән танышты, теплицаларны, чәчкеннәрне чыныктыру һәм үстереп бетерү полигонын һәм предприятиенең башка эш урыннарын карады.

«Svenska Skogsplantor» компаниясенең урман хуҗалыгында 60 еллык эш тәҗрибәсе бар. Предприятиедә чыршы, нарат, карагай, тирәк һәм урман хасил итүче башка токым агачларының утырту материалын үстерү, утырту һәм алга таба карау буенча даими тикшерүләр алып барыла.

«Svenska Skogsplantor» хезмәткәрләре «Коннифлекс» технологиясе турында сөйләделәр, ул чәчкеннәрне нарат филчекләреннән механик яклауның нәтиҗәле һәм экологик яктан куркынычсыз технологиясе булып тора, шулай ук урманның башка корткычларына каршы көрәшү, яфраклы һәм ылыслы культураларны яклау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International