ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлов Казан (Идел буе) федераль университетында дәресләр уздыра. Белгеч Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 2 нче курс студентлары өчен "Табигатьтән файдалану икътисады" предметын алып бара.
Дәресләрдә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурсларыннан рациональ файдалану, урман корылышы һәм урман хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре карала.
"Югары уку йортында курсны быел гына алып бара башладым, лекцияләр шимбә көннәрендә уза, - дип билгеләде Рөстәм Исмәгыйлов. - Студентлар урман фондын саклау һәм арттыру мәсьәләләре белән кызыксына, Татарстан урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эше турында сораулар бирә".